Бүген Казан аэропортында Татарстан башкаласыннан Томск шәһәренә яңа авиарейсны тантаналы ачу булды. Рейслар даими рәвештә атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Татарстан авиакомпаниясе «ЮВТ-Аэро» Түбән Новгород – Казан – Томск – Казан – Санкт-Петербург һәм Санкт-Петербург – Казан – Томск – Казан – Түбән Новгород маршрутлары буенча рейслар үтәүгә кереште.