РФ территориясендә төбәк авиаташуларны субсидияләү федераль программасы кысаларында Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе 2018 елда яңа юнәлешләр ача.
«ЮВТ АЭРО» 15 нче гыйнвардан Казанны Пермь һәм Усинск (Коми Республикасы) белән бәйли. Казан-Пермь-Усинск маршруты буенча очышлар даими рәвештә дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Шулай ук гыйнвар аенда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан, Түбән Новгород һәм Самараны Сыктывкар (Коми Республикасы) белән бәйләүче тагын ике юнәлешкә старт бирә. Түбән Новгород-Казан-Сыктывкар-Казан маршруты буенча рейслар 17 нче гыйнвардан даими рәвештә чәршәмбе көннәрендә башкарылачак. Самара-Казан-Сыктывкар-Казан-Түбән Новгород маршруты буенча рейслар 21 нче гыйнвардан атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа маршрутларны актив үзләштерә. Аерым алганда, Казаннан Калининград, Краснодар, Минеральные Воды, Уренгой, Түбән Новгород, Нижневартовск, Салехард, Санкт-Петербург, Симферополь, Уфа һ. б. шәһәрләргә рейслар башкарыла.
Транспорт үтемлелеген булдыру – РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы. Россия лидеры, күп тапкырлар транспорт үтемлелегенең үсеш өчен мөмкинлекләр тудыруын һәм транспорт системасы эшенең нәтиҗәлелегеннән кешеләрнең яшәү сыйфаты бәйле булуын билгеләп үтте.