Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 79 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 402 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 278.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3448 кеше килгән, 3661 пассажир киткән.
15 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -5 - -10 градус.