10 гыйнварда «Бигеш» халыкара аэропорты үз тарихында беренче тапкыр киң фюзеляжлы Boeing 767-300ER самолетын кабул итте. Бу авиалайнерның озынлыгы 55 метр диярлек, 350 урынлы, ул 12 000 чакрым ераклыкка кадәр һәм 850 км/сәг крейсер тизлеге белән оча.
Әлеге Boeing 767-300ER Azur Air авиакомпаниясенеке, Вьетнамнан (Камрань) Мәскәүгә юл тоткан, ә Бигеш аэропортына ягулык салыр өчен утырган.
Бигештә беренче Boeing 767-300ER каршы алу - аэропорт өчен күптән көтелгән мөһим вакыйга. Ул әлеге типтагы һава судносысында башкарылучы ерак араларга йөрүче маршрутлар хисабына маршрутлар челтәрен киңәйтүгә беренче адым булырга мөмкин.