Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 121 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 90 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 456 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 247.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3660 кеше килгән, 4459 пассажир киткән.

9 нчы гыйнварда Татарстанда болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International