Министрлыкта бәйге комиссиясе утырышы булып узды

2017 елның 29 декабре, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр урынбасары Андрей Егоров ТР дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларын биләүгә бәйге комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Бәйге түбәндәге ТР дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына үткәрелде: транспорт идарәсе тимер юл транспорты бүлегенең әйдәп баручы консультанты, стратегик үстерү идарәсе тармак аудиты һәм тариф cәясәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, оештыруны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм автомобиль юллары бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

Бәйге процедуралары нәтиҗәләре буенча – язмача тест һәм кандидатлар белән әңгәмәдән чыгып, ТР дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына җиңүчеләр итеп Ринат Ислямов, Алинә Гарифуллина һәм Екатерина Старикова танылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International