Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 70 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 373 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 198.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3632 кеше килгән, 3540 пассажир киткән.
28 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда юеш кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -3 - +2 градус. Юлларда бозлавык.