Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 93 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 409 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 218.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3365 кеше килгән, 2786 пассажир киткән.
27 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -3 - +2 градус. Юлларда бозлавык.