Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 404 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 234.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3256 кеше килгән, 2744 пассажир киткән.

26 нчы декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, урыны белән буран, җил төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International