Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 69 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 249 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 124.

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3478 кеше килгән, 2928 пассажир киткән.

19 нчы декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр. Температура: -7 - -12 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International