Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 91 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 262 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 158.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2387 кеше килгән, 2740 пассажир киткән.
18 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 17 метрга кадәр. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.