Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 91 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 388 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 219.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2647 кеше килгән, 2778 пассажир киткән.
15 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә күпчелек районнарда кар, юеш кар, көндез урыны белән кар, кайбер районнарда буран, бозлавык, томан, җил көньяктан тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.