Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 77 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 366 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 241.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2909 кеше килгән, 3276 пассажир киткән.
14 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар, урыны белән яңгырлы, кайбер районнарда буран, бозлавык, томан, җил көньяктан тизлеге секундына 7-12 метр. Температура: -2 - +2 градус. Юлларда бозлавык.