15 нче декабрьдән 6751 нче номерлы Ижевск-Круглое Поле шәһәр яны поездының маршруты Түбән Кама станциясенә кадәр озайтыла. Круглое Поле станциясенә кадәр поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк, Круглое Поле станциясеннән 20.37 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Түбән Кама станциясенә 21.30 киләчәк. Поезд җомга һәм шимбә көннәрендә йөриячәк.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.