Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 98 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 349 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 231.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2802 кеше килгән, 2542 пассажир киткән.
12 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -1 - -6 градус.