Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 393 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 233.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3322 кеше килгән, 3705 пассажир киткән.

7 декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, кайбер районнарда буран, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International