Юл-транспорт комплексының эше турында оператив мәгълүмат

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

          Республика юлларында 455 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән төбәк юлларында  – 329 һәм 126 – федераль юлларда. Узган тәүлектә 6954 тонна ком-тоз кушылмасы, 386 тонна чиста тоз һәм 246 тонна тозлар эремәсе тотылган.

          Кышкы чорда гомуми файдаланудагы федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап  тоту өчен бозга каршы материаллар тулы күләмдә әзерләнгән - 387 мең тонна.

          Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга түбәндәге 9 генподрядчы оешма белән күпьеллык контрактлар төзелгән: "Татавтодор" ААҖ, "Татнефтедор" ААҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Трест Камдорстрой" ЯАҖ, "ЦТО "Восток" ҖЧҖ, "Брус" ҖЧҖ, "Каздорстрой" ҖЧҖ, "МДСУ-1" ҖЧҖ һәм "Волгадорстрой" ҖЧҖ.

          Автомобиль юлларын кардан чистарту һәм бозлавык белән көрәш буенча эшләрне оператив рәвештә үткәрү өчен подряд оешмаларында җаваплы затларның тәүлек буе дежур торулары оештырылган, кирәкле кар чистарту техникасы булдырылган, диспетчер хезмәте оештырылган.

          Юл техникасы җылы урында тора. Эшчеләр һәм машина йөртүчеләргә дежур тору һәм ял итү өчен бүлмәләр җиһазландырылган.  

          Автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат алу өчен төбәк юлларында - 26, федераль юлларда – 40 метеостанция урнаштырылган.

          Хәзерге вакытта мәктәп һәм муниципальара автобуслар рейсларга җәдвәл буенча чыгып китәләр.

          Татарстанның "Казан", "Бигеш" һәм "Бөгелмә" аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады. Тимер юл транспорты шулай ук штат режимында эшли.

          5 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар, яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан көчле, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: -4 - +1 градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International