"Содружество" компаниясе ноябрьдә 32 яңа мультимодаль маршрут ачып җибәрде

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе мультимодаль маршрутлар челтәрен үстерә. 2017 елның 1 ноябреннән "шәһәр яны поезды + автобус" проекты кысаларында 32 маршрут җибәрелде. Пассажирларның Татарстан Республикасы, Чуаш Республикасы һәм Киров өлкәсе торак пунктларына тиз һәм комфорт белән барып җитү мөмкинлеге бар.

Яңа мультимодаль маршрутлар ике өлештән тора. Башта пассажир шәһәр яны поездында Яшел Үзән, Нократ Аланы, Кукмара яки Чабаксар тимер юл станцияләренә кадәр бара, аннан соң теге яки бу торак пунктка баручы автобуска күчеп утыра. Автобусларның кузгалып китү вакыты шәһәр яны поездларының килү вакытын исәпкә алып билгеләнгән. Шулай итеп, көтү вакыты ярты сәгатьтән дә артмый.  

Тулырак мәгълүматны "Содружество" АҖ сайтында  http://sodruzhestvoppk.ru  һәм компаниянең мәгълүмат хезмәтендә 8-800-550-53-93 телефоны буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International