Мәскәүнең "Домодедово" аэропорты октябрьгә партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе кабат җиңү яулады.
Конкурста җиңүчеләрне билгеләү өчен авиакомпанияләр, рейсларны үтәү ешлыгына һәм һава судносының очып киткәндәге максималь массасына карап, сигез категориягә бүленәләр.
Авиакомпания тоткарлыкларсыз 53 очыш башкарган һәм дүртенче категориядә иң төгәле булган.
Шул рәвешле, "ЮВТ АЭРО" 19 нчы тапкыр Мәскәүнең "Домодедово" аэропортына рейслар башкаручы иң пунктуаль авиакомпания исемен раслады.