Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2621 кеше килгән, 2722 пассажир киткән.

                                                                                                     

29 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, тотрыксыз җил тизлеге секундына 2-7 метр. Температура: 0 - +5 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International