Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3584 кеше килгән, 3396 пассажир киткән.
28 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, тотрыксыз җил. Температура: 0 - -5 градус.