Ural Airlines авиакомпаниясе Казаннан Гренобль шәһәренә турыдан-туры рейс ача

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Ural Airlines авиакомпаниясе "Казан" халыкара аэропортыннан Франциянең борынгы Гренобль шәһәренә  турыдан-туры чартер рейслар башкара башлаячак. Диңгез өстеннән биеклек монда 214 метр тәшкил итә. Шәһәрнең визит карточкасы булып атаклы La Forteresse De La Aubusson (Бастилия) ныгытмасы тора, ул шәһәр үзәгендә тау платосында урнашкан.

 Очыш Казаннан 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда 04:30 сәгатькә, Гренобльдән - 6 гыйнварда 08:15 сәгатькә һәм 15 гыйнварда 19:40 сәгатькә планлаштырылган. Очышлар уңайлы 160 урынлы Airbus A320 авиалайнеренда башкарылачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.  Гренобльдә вакыт Мәскәү вакытыннан 2 сәгатькә артта. Очу вакыты 5 сәгать тәшкил итә.

 

Радик Габдрахманов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International