Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2606 кеше килгән, 3142 пассажир киткән.
27 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән юеш кар, кар явачак, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемсез, тотрыксыз җил тизлеге секундына 2-7 метр. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.