Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 24 ноябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3315 кеше килгән, 3279 пассажир киткән.

                                                                                                     

24 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда юеш кар һәм кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: -3 - +2 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International