Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3263 кеше килгән, 2256 пассажир киткән.
23 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар явачак, кайбер районнарда бозлавык, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -1 - +4 градус.