Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2652 кеше килгән, 3080 пассажир киткән.
22 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: 0 - +5 градус.