"Икар" авиакомпаниясе Казаннан Хайнань утравына чартер очышлар ача

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

        "Икар" авиакомпаниясе 24 нче декабрьдән яңа Казан-Хайкоу (Хайнань утравы) маршруты буенча чартер очышлар программасын ача. Очышлар программасы 2018 елның 18 мартына кадәр соралган.

         Кышкы җәдвәлдә Казаннан очышлар якшәмбе көннәрендә 20:30 башкарылачак, Хайкоуга очкыч 10:30 киләчәк. 14 һәм 21 гыйнварда рейслар 17:00 күчерелә, Хайкоуга очкыч 07:00 киләчәк.

         Кире якка рейс 13:30 китәчәк һәм Казанга 18:00 киләчәк. 14 һәм 21 гыйнварда Казанга очкыч 09:30 китәчәк, 14:00 төшәчәк. Җәдвәлдә  үзгәртүләр булуы мөмкин. Очышлар 340 урынга исәпләнгән Boeing 767-300ER очкычларында гамәлгә ашырылачак.

          Исегезгә төшерәбез, Хайнань утравында вакыт Мәскәү вакытыннан 5 сәгатькә алда. Очу вакыты 9 сәгать тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International