Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3325 кеше килгән, 2951 пассажир киткән.
21 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: 0 - +5 градус.