Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 5 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2524 кеше килгән, 2613 пассажир киткән.

                                                                                                     

20 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Температура: 0 - +5 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International