Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3188 кеше килгән, 3098 пассажир киткән.
16 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: 0 - +3 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.