ЮВТ АЭРО Калининградка очышлар җәдвәлен үзгәртте

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елдан башлап "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе яңа Уренгой-Уфа-Казан-Калининград рейсы буенча очышлар вакытын үзгәртте. Шундый карар пассажирлар соравы буенча кабул ителде.

Шулай итеп, 5 нче гыйнвардан әлеге маршрут буенча рейслар даими рәвештә атнага ике тапкыр җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Uvtaero.ru сайтында сатып алган очракта авиабилетларның бәясе 1 якка 6 590 сум тәшкил итәчәк.

Очышлар җәдвәле турында тулырак мәгълүматны компаниянең рәсми сайтында http://uvtaero.ru/ белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International