Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2888 кеше килгән, 3234 пассажир киткән.
15 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Юлларда урыны белән бозлавык. Температура: 0 - +5 градус.