"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе Компрессор һәм Канаш-12 станцияләрендә авиабилетлар, ерак араларга йөрүче поездларга һәм шәһәрара маршрутта йөрүче автобусларга билетлар сатуны ачты.
Компрессор станциясендә 1 нче номерлы кассада көн саен тәүлек әйләнәсендә хезмәт күрсәтелә. Канаш-12 станциясендә билетларны көн саен 07.20 - 17.55 сәгатьтә сатып алырга була.