Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 71 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2808 кеше килгән, 2843 пассажир киткән.

                                                                                                     

13 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар явачак, җил көньяктан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: -1 - +6 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International