Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 85 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3789 кеше килгән, 3156 пассажир киткән.
10 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -2 - +3 градус.