Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 71 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3412 кеше килгән, 3313 пассажир киткән.

                                                                                                     

9 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр. Юлларда бозлавык. Температура: -1 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International