Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 83 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3546 кеше килгән, 3756 пассажир киткән.

                                                                                                     

8 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар явачак, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: -1 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International