Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 101 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3449 кеше килгән, 3520 пассажир киткән.

                                                                                                     

7 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +5 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International