Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 76 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3841 кеше килгән, 4260 пассажир киткән.

                                                                                                     

6 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда урыны белән бозлавык. Температура: -1 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International