"Содружество" АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе ноябрь бәйрәмнәрендә кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәген хәбәр итә.
5 ноябрьдә 6751 нче номерлы Ижевск-Яр Чаллы шәһәр яны поезды җәдвәлдән алына.
6 ноябрьдә түбәндәге шәһәр яны поездлары җәдвәлдән алына:
- 6491, 6492 нче номерлы Алатырь-Красный Узел-Алатырь поездлары;
- 6752 нче номерлы Яр Чаллы-Ижевск поезды.
Калган көннәрне шәһәр яны поездлары гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.