Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4133 кеше килгән, 3573 пассажир киткән.
3 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - +2 градус.