Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2799 кеше килгән, 3393 пассажир киткән.

                                                                                                     

1 нче ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +5 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International