Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 7 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3084 кеше килгән, 3152 пассажир киткән.

                                                                                                     

31 нче октябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгыр явачак, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: +3 - +8 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International