Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 109 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 7 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3087 кеше килгән, 3890 пассажир киткән.

                                                                                                     

30 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +3 - +8 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International