Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 8 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3514 кеше килгән, 3465 пассажир киткән.
26 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -3 - +2 градус.