Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 11 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3822 кеше килгән, 3356 пассажир киткән.
19 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура: +6 - +11 градус.