Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3575 кеше килгән, 3466 пассажир киткән.
17 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: +7 - +12 градус.