23 октябрьдән Канаш-Чебоксар-Канаш маршруты буенча йөрүче ике шәһәр яны поезды җәдвәлдән алына

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

         23 октябрьдән 6502 нче номерлы Канаш-Чебоксар һәм 6505 нче номерлы Чебоксар-Канаш шәһәр яны поездлары җәдвәлдән алына.

         6506 һәм 6501 нче номерлы Канаш-Чебоксар-Канаш маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездларының составлары көн саен берәр вагонга кими.

         Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефон аша һәм "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International