Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4329 кеше килгән, 4192 пассажир киткән.
3 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +4 - +9 градус.