Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 117 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 83 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4544 кеше килгән, 4176 пассажир киткән.
2 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, җил төньяктан. Температура: +12 - +17 градус.